Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Монда “тудык”, монда “үстек”...
2012 елның 21 декабре, җомга
Кышкы салкын көн. Тирә-як тып-тын. Ялтырап чыккан кояш нурларыннан кар җем-җем килә. Өй торбаларыннан чыгучы төтен, үзгә бер матурлык өстәп, туп-туры өскә күтәрелә. Янәшәдәге урманда
агачлар ап-ак бәскә күмелгәннәр. Иж елгасы да “йокыга талган”.
Бер гаилә кебек
Әнә, Валентина, Зөлфирә, Гөлия, Фәния апалар да, шушы күренешне дөньяларын онытып, хозурланып күзәтәләр. “Үзебез яшәгән җирдән дә матуррак бүтән бер генә урын да юктыр”, – диешеп көлешәләр алар. Һәр көнне шулай җыелышалар бу апалар. Әле чаңгыларын алып өйләренә генә терәлеп торган урманга да кереп китәләр. “Ә андагы матурлыкны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Куян, тиен, төлке эзләрен генә түгел, үзләрен дә очратабыз. Пошилар да күргән бар. Урманда хәтта рысь та бар дип ишеттек. Бу көннәрдә мәш килеп Яңа елга әзерләнәбез. Чыршы алып кайту, аны бизәү мәшәкатьләре белән йөрибез, пилмәннәр дә әзерләп куярга кирәк. Яңа елны күңелле итеп, шушы биш гаилә тагын бергәләп каршы алачакбыз” ,– диләр.
Яңа елны гына түгел, һәр бәйрәмне бергә үткәрәләр әлеге апалар. Кич утыру инде гадәткә кергән. Ишеткән яңалыкларын уртаклашырга, телевизордан яхшы тапшырулар карарга, тәмле мич ашлары белән (болай дию юкка түгел, чөнки биредә хәзер дә мичкә ягалар) гөрләшә-гөрләшә чәй эчәргә җыелалар. Чөнки алар – бөтенесе бер гаилә, апалы-сеңелле кебек.
Биш кенә өй калган
...Әгерҗедән 7 чакрым ераклыкта, Иж елгасының сул ягында урнашкан элеккеге коррекцион мәктәп-интернат янында хәзер инде алар гына – җәмәгате Алмаз белән Гөлия Сабирҗанова, Зөлфирә–Вәсил Хәбибрахмановлар, Фәния Адылова, Валентина Турбина, Илдар Габидуллин яшәүче 5 кенә йорт калган. Мәктәп булганда барысы да шунда эшләгәннәр. Укучылар да, үзләре дә рәхәтләнеп бәйрәмнәр үткәреп, дус-тату яшәгәннәр. Фәния апа бирегә 24 ел элек Салагыш авылыннан күченеп килгән. “Элек бит Әгерҗедән Салагышка юл булмау үзәкләргә үтте. Балалар мәктәп тәмамлагач укырга керделәр. Аларга туган авылга кайту мең газапка әйләнде. Шуннан ирем белән уйлаштык та Әгерҗегә күчендек. Коррекцион мәктәпкә пешекче булып эшкә урнаштым. Тулай торак кебек җирдә 11 кеше яшәдек. Аннан үзебезгә йорт бирделәр. Хәзер лаеклы ялда булсам да, мәктәптә эшләгән вакытларны сагынып искә алам. Шул буш бинага карагач, күңел тула. Бигрәк боегып торган кебек бит. Ник берәрсе сатып алмый икән шуны?” – ди Фәния апа.
2004 елда коррекцион мәктәпне Әгерҗегә күчергәч, андагы хезмәткәрләрнең күбесе шәһәргә киткәннәр. Монда иң түзем, чыдам шушы апалар гына калган. Нинди кыенлыклар белән очрашсалар да, аларны хәл итү өчен түрәләрнең ишекләрен шакырга туры килсә дә, алар төшенкелеккә бирелеп яшәмиләр.
Проблемалар шактый
“Без күргәннәр бер китап язарлык. Иң үзәккә үткәне юл, елга аркылы чыгарга күпер юклыгы, баганаларның череп ава баруы иде”, – диләр апалар.
Күз алдыгызга китерегез әле: Иж елгасы аркылы юан торба сузылган. Әнә шул селкенеп торучы торба эченнән җилкәләренә аллы-артлы азык-төлек тутырган икешәр сумка аскан кешеләр үрмәләп чыгалар. Болай да шәһәрдән тикле 7 чакрымны җәяүләп кайткан апаларның алҗулары йөзләренә чыккан. Бу сират күперенә тиң торба эченнән чыккач, утырып бер хәл җыялар. Аннан өйгә дә ерак түгел инде.
Ниһаять, җәй көне элеккеге район башлыгы Фәрит Габбасов, бу ханымнарның күп тапкырлар мөрәҗәгатеннән соң, Иж елгасы аркылы күпер салдырта. “Аның өчен сабый баладай сөендек. Әмма язгы ташу күперне алып китмәс диеп ышандырып әйтеп булмый. Чөнки ул вакытта Иж елгасы бакчаларга кадәр җәелә”, – диләр алар.
Әле анысы гынамы? “Көз көне ничек йөргәнне күрсәгез... Пычрак юлдан кайтып булмый, аяк гел артка китә. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Һәр чәч бөртегенә кадәр су була инде”, – диләр алар. Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Валерий Макаров билгеләнгәч, апалар җыйнаулашып аның янына керәләр. “Хәлне аңлаттык, җитәкчебез якын көннәрдә үзе безнең янга килеп чыгарга вәгъдә бирде. Күп тапкырлар алдангач, чынлап әйтәбез, Валерий Владимировичның киләсенә ышанмадык та. Ә иртүк ни күрик?! КамАЗ машинасыннан җитәкче үзе төшеп килә. Менә сөендек инде аны күргәч!” – диләр. Шуннан Валерий Макаров урман буенда яшәүчеләрнең газапларына нокта куя. Череп ава башлаган электр баганаларын алыштыралар. Моның өчен алар Айрат Гыйльманов җитәкчелегендәге район электр челтәре хезмәткәрләренә рәхмәтле. Хәзер Айрат Рифкатович Әгерҗе кибетләреннән кирәк-ярак алып кайтырга айга бер тапкыр машина да бирә икән. Валерий Владимирович ярдәме белән юллар да тәртипкә китерелгән. “Безне үги итмәгәне, гозеребезгә колак салганы өчен район җитәкчесенә рәхмәт укыйбыз”, – диләр бу ханымнар.
Шулай итеп, Иж буенда яшәүчеләрнең дә тормышы бераз яхшы якка үзгәргән. Әмма шулай да авырлыклар бар әле. Бирегә ашыгыч ярдәм машинасы килми. Иң авыры хәзер шул. “Көз көне кан басымым күтәрелеп урынга егылдым. Бернинди дару килешми. Күршеләр 03кә шалтыраталар, әмма гел бер җавап ишетәләр: “Анда кадәр килмибез, юл юк”, – диләр. Бик озак газапланганнан соң янгын сүндерү машинасы белән килеп мине алып киттеләр. Менә шулай гына исән калдым”, – ди Гөлия апа.
“Мәктәп ябылгач, безгә дә шәһәргә күчәргә тәкъдим иттеләр. Яшәргә бараклар да бирәбез дигәннәр иде. Әмма мондый матур табигать кочагыннан китәсебез килмәде. Тын алулары да рәхәт бит монда, саф һава. Җәй көне бөтен байлык – урманда. Җиләге, гөмбәсе, дару үләннәре... Кайтып та кермибез”, – дип сөйлиләр апалар. Ә Иж елгасы... Анда хәтта язын кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар да килә икән. Торналар да бик күп”, – диләр.
Әнә шулай, үз көннәрен үзләре күреп, булганына шөкер итеп яшиләр хәзер Иж буенда. Җәен велосипедка утырып, кышын чаңгыда Әгерҗегә киләләр. Һәр иртәне йә кәрәзле телефоннан шалтыратып, йә өйләренә кереп бер-берсенең хәлен белешәләр. “Шигырьдәгечә, монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл дип көлешә-көлешә яшәп ятабыз”, – диләр үзләре.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз