Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары таратылачак. Безнең районда мондый җыелма 700дән артык гаиләгә биреләчәк.
Бу азык-төлек җыелмасын ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы, кризистан зыян күргән үзмәшгульләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең гаиләләренәбиреләчәк, –ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Программаны гамәлгә ашыручы – волонтерлар хәрәкәте, Татарстанның барлык районнары хәйриячеләрен һәм активистларын берләштергән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте.