Әгерҗе кибетләрендә закон бозу очраклары ачыкланды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Сишәмбе көнне коронавирус буенча район штабының "кайнар линиясенә" үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле 24 мөрәҗәгать керде. 7 кеше азык-төлек продуктлары һәм дарулар китерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

- 6 майга тест нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районында Covid-19га уңай нәтиҗәләр юк, - дип хәбәр итә коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. - Роспотребнадзор карары буенча районның 31 кешесе, шул исәптән 5 бала күзәтү астында кала. 13 кеше – башка төбәкләрдән килүчеләр,  13-контактта булган затлар.

Балалар бакчаларына 70 бала килде. Барлык шәһәр бакчалары, шулай ук Кырынды, Тирсә, Красный Борда авыл бакчалары эшли.

- Тәүлек эчендә дежур частьгә 21 хәбәр һәм гариза керде. ЮХИДИ линиясе буенча 18 беркетмә төзелде. Шуларның берсе-исерек шоферга карата. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 6 беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле чаралар чорында сәүдә объектларында 6 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шәхси эшмәкәрләргә карата билгеләнгән санитар-эпидемиологик нормаларны үтәмәгән өчен административ беркетмәләр төзелде. Кибетләрдә тикшерүләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International