Татарстан укучылары 11 майга кадәр ял итә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, — диелә министрлык хәбәрендә. - 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли".
Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәк, ә 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре дип санала.
Элегрәк «Татар-информ» МА Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр озайтуын хәбәр иткән иде.