Әгерҗедә җәмәгать урыннарын һәм күпфатирлы йортларның подъездларын махсус эретмәләр белән эшкәртү дәвам итә. Аны «Төзелеш идарәсе» МУП һәм «Хәлим» КФХ хезмәткәрләре үткәрә.
Чәршәмбе көнне Гагарин урамындагы 1, 3, 3а күпфатирлы йортларны эшкәртү үткәрелде.
Эшкәртү өчен гаризалар 24141, 22345, 22042 телефоннары буенча кабул ителә.
- Подъездларны, җәмәгать урыннарын, балалар мәйданчыкларын эшкәртү дәвам итәчәк, - дип хәбәр итә коронавирус буенча штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.