7 майга Әгерҗе районында короноварис йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән.
Роспотребнадзор карары буенча 29 кеше, шул исәптән 5 бала күзәтүдә тора. Аларның 14е – төрле төбәкләрдән кайтучылар, – ди коронавируска каршы район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Карантинда торучыларны тикшерү дәвам итә. Шулай ук сәүдә объектларында санитар-эпидемиологик нормаларны саклау буенча тикшерү бара.
Балалар бакчаларына 87 бала килгән. Барлык шәһәр һәм Тирсә, Красный бор балалар бакчалары эшли.