Әгерҗе районында "Сезгә, туганнар!"

2020 елның 8 мае, җомга

Бу көннәрдә илнең 84 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләүгә юнәлдерелгән “Сезгә, туганнар!” акциясе уза.

Аның кысаларында социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова һәм медицина хезмәткәрләре-волонтерлар сугыш ветераннарына бардылар. Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә, алар һәркайсына азык-төлек җыелмасы, букет, георгий тасмасы тапшырдылар. Моннан тыш, медицина хезмәткәрләре басымны үлчәделәр һәм үз киңәшләрен бирделәр.

"Сезгә, туганнар!" проекты #Мывместе. Ул хәйриячеләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International