ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды.
Әлеге агачларны утыртуда Әгерҗе урманчылыгы, район башкарма комитеты, 3 нче шәһәр мәктәбе, башка оешма хезмәткәрләре катнашты - барлыгы 20 кеше. Бу юлы эш яңа татар зиратына илтүче юл буйлап башкарылды.
- Агач утырту дәвам итә. Без районыбызның һәр кешесен изге эшкә кушылырга чакырабыз, - ди урманчылык җитәкчесе Владимир Ишморатов.