Әгерҗе гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтелгән

2020 елның 8 мае, җомга

#МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында дүрт балалы 33 Әгерҗе гаиләсе азык-төлек ярдәме алды.

Татарстанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының актив ярдәме белән пандемия чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проект гамәлгә ашырыла.

Һәр азык-төлек җыелмасы составына озак саклана торган азык-төлек продуктлары, шул исәптән карабодай, дөге, шикәр, макарон, балык һәм ит консервалары, көнбагыш мае, печенье һәм башкалар керде.

Адресатларга азык-төлек посылкаларын «Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!"
Искәртеп узабыз, хәйрия инициативасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм аеруча зәгыйфь категориядәге гражданнарга COVID-19 пандемиясе чорында адреслы ярдәм күрсәтү чараларына карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International