1945 елның ерак маеннан 75 ел узган. Яңа буын үсеп җитте. Алар өчен Бөек Ватан сугышы - ерак тарих. Әмма һәлак булганнар һәм сугыш кичергән кешеләр алдындагы бурыч безгә дәүләтебезнең елъязмасының бу героик-фаҗигале битен онытырга мөмкинлек бирмәскә тиеш.
Сезгә Татарстанның күп милләтле халкының фашистлар Германиясен тар-мар итүдә керткән өлеше турында статистик мәгълүматлар тәкъдим итәбез.