Соңгы тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

2020 елның 8 мае, җомга

8 майга районда короноварис йоктыруның яңа очраклары теркәлмәде, – дип хәбәр итә баш табиб Эдуард Овчинников. – Әлеге авырудан терелгән 6 кеше исәптән төшерелде. Өч кешедә шикле-уңай нәтиҗә барлыгы мәгълүм. Роспотребнадзор карары буенча 24 кеше, шул исәптән 5 бала күзәтүдә тора.

Балалар бакчаларына 82 бала килгән. Барлык шәһәр һәм Тирсә, Красный бор балалар бакчалары эшли.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 12 майдан барлык балалар бакчалары тулы режимда һәм тулы абонент түләве белән эшли башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International