Җиңү көне алдыннан "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары Гражданнар Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Исегезгә төшерәбез, бу һәйкәлне активистлар инде берничә ел карый. Алар инициативасы буенча ул реконструкцияләнде, территория тәртипкә китерелде. «Җиңү бакчасы – Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында һәйкәл территориясендә агачлар утыртылды.