Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында 6нчы май көнне авыл җирлеге, китапханәче, мәдәният йорты техник хезмәткәре катнашында Девәтернә авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә салынган һәйкәл тирәләрен чистарту, һәйкәлне тәртипкә китерү, буяу эшләре оештырылды.
Гали авылында яңа һәйкәлне төзү эшләре ахырына якынлаша.