Балалар бакчалары 12 майдан тулы режимда эшли башлаячак

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстанда балалар бакчалары штат режимында 12 майдан эшли башлаячак. Хәзерге вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан балалар учреждениеләренә сабыйларны кабул итү мәсьәләсе карала.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус буенча Әгерҗе районының оператив штабы мәгълүматларына караганда, 8 майга балалар бакчаларына бүген 82 бала килгән. Барлык шәһәр бакчалары, шулай ук Тирсә, Красный Борда авыл бакчалары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International