- 9 майга Әгерҗе районында Covid белән авыруның яңа очраклары юк, - дип хәбәр итә коронавирс буенча район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. - Карантиндагы затларны тикшерү дәвам итә. Шулай ук сәүдә объектларын санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә.
– Бүгенге көндә Роспотребнадзор карары буенча 19 кеше күзәтү астында кала, шуларның 3се-балалар. 14 – башка төбәкләрдән килүчеләр. 3 кеше-авырулар белән элемтә. Изоляциядән 6 кеше алынды. Бүгенге көндә районда COVID-19 буенча шикле-уңайлы 3 очрак кала, – дип аңлата Әгерҗе РҮХнең баш табибы Эдуард Овчинников.