Мәгариф идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә 12 майдан Әгерҗе районында аз комплектлы мәктәпләр эшли башлый.
Бу балалар саны 20 кешедән ким булган учреждениеләр. Пеләмеш, Варклед-Бодья, Салагыш, Ямурза, Яңавыл, Шаршады һәм Кадрәк башлангыч мәктәпләре әнә шундыйларга керә.
Калган мәктәпләр укучылары укуларын дистанцион режимда дәвам итәләр.