Әгерҗе районында бердәнбер концлагерь тоткынына бүләкләр тапшырылды

2020 елның 9 мае, шимбә

Элеккеге концлагерь тоткыны Валентина Титовага Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдылар.

Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев ветеранны район башлыгы Валерий Макаров исеменнән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев та кушылды. Ул шулай ук ветеранга азык-төлек җыелмасы тапшырып, иң изге теләкләрен җиткерде. Җитәкчеләр Валентина Александровнага шундый ук оптимист булып калырга теләделәр.

Валентина Александровна-безнең районда гражданнарның бу категориясенә караган бердәнбер кеше. Ул сугыш алдыннан, 21 майда Ленинград өлкәсенең Подпорожье шәһәрендә туа.

- Әтине шунда ук фронтка алдылар. Немецлар килгәч, безне әни һәм 2 яшьлек апабыз белән Петрозаводскига концлагерьга алып киттеләр. Без салкын баракларда яшәдек. Ачлык иде, – дип искә ала Валентина Александровна.

Концлагерьда алар 1945 елга кадәр, Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгәнче була. Валентина мәктәптән соң күпер тимер-бетон конструкцияләре заводына эшкә китә. Пенсиягә чыкканчы бер заводта эшли. 2006 елда Әгерҗегә кайта.

Ветеран кунакларга игътибарлары һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International