Бүгенге көннән башлап Татарстанда республика буенча хәрәкәт итү өчен пропуск юк ителә. Шул ук вакытта масочно-перчаткалы режим кертелә.
"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Татарстан Республикасында кыска вакытлы инфекция таралуны булдырмау чаралары турында" яңа карар кабул итте. Карарның яңа редакциясе республика буенча хәрәкәт итү өчен 12 майдан рөхсәт алуны күздә тотмый, гражданнарга эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.