Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 нче елның 9 нчы маенда Девәтернә авыл җирлегенә керүче Девәтернә, Нарат, Гали авылларында яшәүче тыл ветераннарына район Башлыгы Макаров В.В., Дәүләт Советы депутаты Шәрәфиев Э.С. тан бүләкләр, бәйрәм котлавы, ТР Президенты исеменнән котлау открыткалары, дисклар тапшырылды. Җирлектә яшәүче тыл ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга, сугыш чоры ятимнәренә – барлыгы 45 кешегә авыл җирлеге исеменнән продуктлар җыелмасы таратылды.
Авыллардагы Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә веноклар куелды.
.jpg)
.jpg)