Бүгенге көнгә авыручылар саны – 6.
12 майга Әгерҗедә Covid-19 белән авыруның яңа очрагы ачыкланды. Моңа кадәр авыручылар саны 7 иде, шуларның икесе савыкты. Бер яңа очрак өстәлгәч, барлыгы 6 була, – ди Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников. – Роспотребнадзор карарлары нигезендә 15 кеше күзәтүдә кала. Шуларның икесе – бала, 11е – башка төбәкләрдән кайтучылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәреннән күренгәнчә,Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган. 27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы теркәлгән, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.