Соңгы тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус йоктыручылар булмаган

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Районын үзчикләү режимы, сәүдә объектларын, урамнарда тикшерүләр дәвам итә.

Соңгы тәүлектә дежур частена 15 хәбәр алынган. Үзсаклау режимын бозган өчен физик затларга карата – җиде, вазифаи затларга ике беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә Россия Эче эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 14 майга Әгерҗе районындаCovid-19 белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган. Роспотребнадзор карарлары нигезендә 12 кеше күзәтүдә. Шуларның икесе – бала, 8е – башка төбәкләрдән кайтучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International