Быел тугызынчы сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханны бирми

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар.

«9 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла. Еллык билгеләр нигезендә йомгаклау билгеләре куечалак», — диелә министрлык хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International