Татарстанда шәһәр яны поездлары хәрәкәте яңартыла

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда янә 13 шәһәр яны поезды йөри башлаячак. «Содружество» АҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн саен 15 майдан Казан һәм Нократ Аланы, Сосновка һәм Казан, Казан, Шемордан, Албаба, Казан, Казан һәм Зөя арасында өстәмә поездлар йөриячәк.

Шәһәр яны поездларының конкрет расписаниесе турында сайтта яки +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International