РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә чыгарылыш кичәләрен һәм мәктәпләрдә соңгы кыңгырауны онлайн режимында үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый чара, кешеләр күпләп җыелуын булдырмас өчен, килеп туган эпидемиологик хәл аркасында тәкъдим ителә.
Мәктәпләрдә яңа уку елы башлануга килгәндә, министрлыкта уку вакытында башланачак, дип саныйлар һәм сентябрьнең беренче көннәрендә укучылар янә парта артына утырачак.