Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм аның 79 еллыгы истәлегенә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе “Ике айлык ветераннар” социаль акциясе үткәрә, ул агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында күчемсез милек объектларына ветераннарның хокукларын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве өч көн эчендә уздырыла!
Социаль акциянең гамәли көче Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла (“Ветераннар турында”гы 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы нигезендә). Моннан тыш, күрсәтелгән социаль акциягә шулай ук һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатыннарын; икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан төзелгән концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарын кертү турында карар кабул ителде.
Шул ук вакытта ветеран мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе булса (напр).