- Тәүлек эчендә дежур частька 14 хәбәр керде. Аларның берсе – урлашу буенча. ЮХИДИ линиясе буенча 10 беркетмә төзелгән. Үз-үзен саклау режимын бозган өчен 12 беркетмә төзелгән, - дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев.
Әгерҗе үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 15 майга районда Covid-19 авыруының яңа очраклары юк. Роспотребнадзор карарлары буенча 11 кеше күзәтү астында тора, шул исәптән 1 бала, 10 кеше - башка төбәкләрдән килгән. Өч кеше изоляциядән төшерелгән. Балалар бакчасына 1061 бала килгән. Бу барлык тәрбияләнүчеләрнең 60 проценты. Капиталь ремонтка ябылган 6 нчы бакчадан тыш барлык балалар бакчалары да эшли.