2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар-балалар!” акциясен үткәрә. Бу хакта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Раушания Тимкина хәбәр итте.
"Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында:
- балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү буенча чаралар;
- җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар;
- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар;
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр;
- белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына, юл билгеләренә, тамгаларга, светофор объектларына һәм коймаларга керү юлларының торышын тикшерү күздә тотыла.