Әгерҗе РҮХ мәгълүматларына караганда, районда Covid-19 тесты буенча 8 кеше уңай нәтиҗәгә ия. 18 майга Әгерҗе районында яңа авыру йоктыру очраклары юк.
- Тәүлек эчендә кизү частенә 10 хәбәр килде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 13 беркетмә төзелде. Үз-үзеңне саклау режимын бозган өчен 3 беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.
Бүген Татарстанда коронавирусның 80 яңа очрагы теркәлгән, барлык контактлар расланган. Әлеге фактлар Казанда, Чаллыда, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнарында.
17 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана. Шулай ук республикада COVID-19дан сигезенче пациент үлеменең очрагы да расланган. 16 майда Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган авыру вафат булган.