Әгерҗедә спорт учреждениеләре, шул исәптән "Олимп" үз эшен яңарта

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов хәбәр итә:

 

- 18 майдан гражданнар ачык һавада спорт белән шөгыльләнә ала. Бу "Орешник" паркына да кагыла. Әмма төп шарт-бер үк вакытта икедән артык кеше булмау һәм алар арасында 5 метрдан да ким булмаган дистанция саклану.

Шулай ук “Олимп" спорт комплексы да үз ишекләрен ача. Әмма биредә тренер катнашында шәхси тренировкалар гына үткәрелә.

Боз сараенда спорт резервы күнегүләре яңартыла. Ягъни РФ һәм ТР җыелма командалары составында булган спортчылар белән күнегүләр башланачак.

Спорт дәресләре вакытында спортчылар санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Шул ук вакытта балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары ишегалларында һәм паркларда элеккечә үк ябык булып кала бирә. Бу кагыйдә Әгерҗедәге стадионга да кагыла. Биредә әлегә шәхси дәресләргә рөхсәт юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International