Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәрендә махсус транспорт өчен стоянка» объектын төзү өчен территорияне планлаштыру проекты һәм территорияне межалау проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын үткәрү турында хәбәр итә.
Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү датасы: 2020 елның 25 маеннан алып 2020 елның 25 июненә кадәр.
Иҗтимагый фикер алышуларны Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты оештыра.
Территорияне планлаштыру проекты һәм межалау проекты сайтта урнаштырылган: http://agryz.tatarstan.ru к
Планлаштыру проекты һәм территорияне межалау проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 25.05.2020-25.06.2020 ел вакыт аралыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин ур., 13 йорт, каб. № 17-8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр язма формада һәм проект экспозициясенә килүчеләрне исәпкә алу кенәгәсендә язылу юлы белән.