«Водоканал» ширкатенең 57 хезмәткәре күптән көтелгән хезмәт хакы алды. Түләнгән бурычның гомуми суммасы 890 мең сум тәшкил иткән.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда бурычлы предприятиеләр белән эш министрлык, район администрацияләре, хокук саклау органнары, салым хезмәте тарафыннан җитди һәм планлы рәвештә алып барыла.