Әгерҗе районында коронавирус буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, 19 майга коронавирус йоктыруның яңа очраклары юк.
- Тәүлек эчендә 15 хәбәр теркәлгән, шуларның берсе җинаять турында. ЮХИДИ линиясе буенча 12 беркетмә төзелде (шуларның 1 се исерек килеш руль артында йөрү факты), 20.6.1 ст. буенча 9 беркетмә төзелде, шулай ук 1 беркетмә шәхси эшмәкәргә карата төзелде, – дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев.