Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагын цифрлаштыра башлады. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген видеоэлемтә режимында барлык районнар белән эшлекле киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Чара барышында Татарстанда сөт җитештерү мәсьәләләре турында сүз барды.
«Агымдагы елның 4 аенда тулаем республика буенча вазгыять уңай. Барлыгы 458 мең тонна сөт савылган, узган елга карата 107%. Шул исәптән апрель аенда җитештерү күләмнәренең 5% үсешен күрсәттеләр. Сыерларның продуктивлыгы да арта, әмма омтылырлык җирләре дә бар», - диде Ленар Гарипов.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, сөт җитештерү буенча гадәттәгечә сөтчелек районнары - Балтач, Әтнә, Кукмара, Актаныш, Саба алга китә, аларда планлы рәвештә терлекчелекнең алдынгы технологияләре кертелә.
Алга таба җәелү өчен