Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан үз-үзен изоляцияләү чорында электрон рәвештә кергән исәпкә алу-теркәү гамәлләрен үткәрүгә гаризалар санының шактый артуы теркәлгән.
Әйтик, агымдагы ел башында Татарстан Росреестрына 7-8 мең электрон гариза кергән булса, апрельдә Росреестр порталы аша 13 268 шундый гариза тапшырылган, бу ел башы белән чагыштырганда 80 процентка күбрәк.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кергән гаризаларның гомуми саныннан электрон мөрәҗәгатьләр өлеше 2020 елның апрелендә 27,6 % тәшкил итте. Чагыштыру өчен: гыйнварда әлеге күрсәткеч 9,3%, февральдә - 10,7%, мартта - 13,6% тәшкил иткән.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова шәрехләвенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең активлыгын кинәт кенә арттырган закончалыклы:
"Мәҗбүри үз-үзен изоляцияләү вакытында мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе, бигрәк тә күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары, булдыра алганча