Барлык очракларда да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәҗбүри.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин хәбәр итә:
Мәдәният объектларына килгәндә, клублар әлегә дистанцион төстә эшләүләрен дәвам итәләр. Түгәрәкләр, мәдәни чаралар уздырылмый. Китапханәләрдә китап бирү оештырылган. Музейларда аерым кешеләр һәм биш кешегә кадәр булган төркемнәр өчен экскурсияләр үткәрелә башлады. Барлык очракларда да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәҗбүри.