Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 75 очрагы ачыкланган. Ил буенча авыручыларның гомуми саны 308 мең кешедән артып китте.
Әгерҗе районында коронавирус буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, 20 майга коронавирус йоктыруның яңа очраклары юк.
- Тәүлек эчендә 17 хәбәр килде, шуларның 2се җинаять кылу турында: 1 урлау, икенчесе көчләү турында. ЮХИДИ линиясе буенча 25 беркетмә төзелде, тупас тәртип бозулар юк, аеруча сакланучы табигать территорияләре линиясе буенча 4 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.
Әгерҗе РҮХ мәгълүматларына караганда, 20 майга 25 кеше изоляциядә кала, шуларның 6сы-балалар.