Әгерҗе урамнарын бизәү һәм төзекләндерү буенча масштаблы эш алып барыла

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Пандемиягә карамастан, яз кешеләрнең кәефенә уңай тәэсир итә. Шәһәр дә, авыллар да үзгәрә башлый.Шунысы куанычлы, соңгы елларда халык территорияләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирә.

Әгерҗене бизәүгә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Әгерҗе елгасы ярында барлыкка килгән агач архитектура формаларыннан композицияләр турында без язган идек инде.

Әгерҗелеләр Гагарин урамы һәм М. Горький тыкрыгы киселешендәге почмакта урнаштырылган зур зонтны да күрми калмагандыр. «Булатик»ның почмакларында фигуралы үсентеләр барлыкка килде. Үзәк урам буйлап чәчәк клумбалары урнаштырыла. Болар барысы да-администрация һәм төзелеш идарәсе хезмәткәрләренең эше. Үз территорияләрен, бигрәк тә үзәк урамнарда урнашкан учреждениеләр хуҗаларын төзекләндерүгә кушылырга чакырабыз.

Шәһәр урамнарын төзекләндерү кысаларында тагын ниләр башкарылачак?

– Узган еллардагы кебек үк, шәһәрдә чәчәкле арка конструкцияләре урнаштырылачак, Үзәк урам буйлап кашполар эленеп торачак. Матур вазоннар куелачак, - дип сөйли шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин. - Халыкка бер зур үтенечебез бар: чит кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итегез һәм булган әйберләргә сакчыл карагыз.

Болай әйтү урынлы. Кемдер бизәргә тырыша, ә кемдер икенче көнне үк утыртылган үсентеләрне казып чыгара. Сүз уңаеннан, чәчәк үсентеләренә акча үзара салым акчаларыннан бүлеп бирелә.

Хөрмәтле әгерҗелеләр, намуслы булыгыз! Әйдәгез, бер-беребезгә чәчәкле май кәефен бозмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International