Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханын 29 июньнән башлап тапшыра башлаячак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин пандемия шартларында мәгариф өлкәсендәге вәзгыять буенча киңәшмәдә белдерде.
Ул БДИны вузларга укырга керергә теләүчеләр генә тапшырачак, дип искәртте. Калган чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатларны имтихансыз ала алачак.