Әгерҗе районында Ураза гаетенә намазлар булмый

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

24 май көнне изге бәйрәм гадәти булмаган форматта узачак. Быел коронавирус пандемиясе аркасында Ураза гаетендә мәчетләрдә намазлар булмаячак.

Бу хакта Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, дин тотучылар мәчетләргә җыелмаячак. Имамнар тиешле куркынычсызлык чараларын үтәп гыйбадәт кылачаклар. Әмма мәхәллә кешеләре юк. Бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясен "ТНВ" телеканалында карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International