Әгерҗе районында “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме онлайн уза

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Коронавирус пандемиясе дәвам итү сәбәпле, быел мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узмый.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе аны онлайн уздыру турында карар кабул итте. 22-28 майда мәктәпләргә район башлыгы, мәгариф идарәсе җитәкчесе, директорлар котлаулары, мәктәпләр тормышын чагылдырган видеороликлар җибәреләчәк. Мәктәпләр үзләре дә бәйрәмгә багышланган видеолар әзерлиләр.

Сүз уңаеннан: быел 11 сыйныфны – 123, 9 сыйныфны 399 укучы тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International