"Пчелино"фестивале Әгерҗедә кабат узарга мөмкин

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең Энҗе Рыкова әзерләгән "Пчелино" проекты республикада янә җиңү яулады дигән яңалык килде. Димәк, бал бәйрәме быел кабат бездә узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең район һәм башлангыч бүлекләре арасында социаль әһәмиятле проектлар конкурсы уздыра.

Конкурс авыл яшьләре өчен иң нәтиҗәле социаль-әһәмиятле проектларга һәм программаларга ярдәм итү һәм аларны гамәлгә кертү максатларында оештырылды. Булачак проектларны тагын да интенсиврак һәм сыйфатлырак гамәлгә ашыруны оештыру максатыннан, конкурста катнашучылар өчен онлайн-очрашулар уздырыла.

Грант конкурсы 6 номинациядә үткәрелде: авыл яшьләренең гражданлык-хокукый грамоталылыгын үстерү, авыл территорияләренең тәңгәллеген саклау, һөнәри юнәлеш бирү һәм үзбилгеләнеш, авылда эшкуарлыкны үстерү, гаилә социаль институтларын үстерү һәм авыл территорияләрендә креатив технологияләр үстерү. Конкурста җиңүчеләргә 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр ярдәм биреләчәк.

Бәйге «Instagram» платформасында үткәрелде. Быел үз идеяң турында бер минутлык роликта сөйләргә генә кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International