“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясе кысаларында 21 майда азык-төлек җыелмалары тутырылган зур фургон икенче тапкыр Әгерҗегә килде.
Азык-төлек тупланмаларын бу юлы да 745 гаилә алачак. Болар – уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән гаиләләр һәм 65 яшьтән узган гражданнар, социаль яктан куркыныч хәлдә калган һәм ата-аналарының берсе алимент түләүдән баш тарткан, опека һәм попечительлек вазифалары бушлай башкарыла торган гаиләләр. Моннан тыш, азык-төлек җыелмалары кризистан аеруча зыян күргән үзмәшгуль һәм эшмәкәр гаиләләренә дә тапшырыла.
Авылларда азык-төлек тупланмаларын авыл җирлекләре башлыклары тарата. Әгерҗедә фургон урнашкан мәйданга килергә мөмкинлеге булмаганнарга азык-төлекне волонтерлар өләшә.
Мондый фура районга тагын ике тапкыр киләчәк.