Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 коронавирусы белән авыруның 75 яңа очрагы ачыклаган. Авыру очракларының күбесе Казанда (24 кеше) теркәлгән. Икенче урында — Чаллы (23 кеше), өченче — Түбән Кама (7 кеше). Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 246. Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән.
– Соңгы тәүлектә 14 хәбәр теркәлде, җинаятьләр юк. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 14 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев.
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка субъектлардан килеп карантинда булучыларны тикшерү дәвам итә. Сәламәт булыгыз! Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгез.