Мәктәптә туклануга бюджеттан һәр балага 7,7 сум бүлеп бирелә. Апрель-май айларында дистанцион укулар оештыру сәбәпле, бу акчаларга азык-төлек җыелмалары әзерләнгән иде.
Һәр беренче сыйныф укучысына – 215,6 сумлык, 2-8 сыйныф укучыларына – 254 сумлык; 10, 9-11 сыйныф укучыларына 300,3 сумлык күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелә.
Азык-төлек җыелмалары график буенча мәктәпләрдә биреләчәк.
Шулай ук май аенда дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.