Гәрчә мин 3 сыйныфта укысам да, күп кенә конкурсларда катнашырга өлгердем. Дәресләрдән соң, өй эше ясагач, мин бөтенләй күңелсезләнмим, чөнки иҗат белән шөгыльләнәм.
Күптән түгел генә #Сидидом акциясендә катнаштым һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган эскәтер ясадым.
Башта без әни белән борынгы татар кул эшен өйрәндек, нинди тукымалар, буяулар, җепләр кулландык. Аннары милли бизәккә игътибар иттеләр. Тукымага рәсем төшерү өчен кулланыла торган махсус буяу ярдәмендә без үз ашъяулыгыбызны милли бизәкләр белән бизәдек. Нәтиҗә барысына да ошады!
Тирсә мәктәбе укучысы Азалия СИБАТОВА
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/100-letie-tassr/k-100-letiyu-tassr-skatert-s-natsionalnym-ornamentom