Агымдагы елның 29 маенда 13 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районының район мәдәният сарае залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының чираттан тыш XLVII утырышы була.
Утырышның көн тәртибе:
Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе турында.
«Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы һәм Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
Әгерҗедәге Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару турында.
Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында.
Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, Әгерҗе шәһәрендә иҗтимагый иминлекне тәэмин итү бурычларын иртәрәк кисәтү турында