"Апрельдә минем балага айлык пособие түләүне озайту өчен вакыт җитә. Хәзер, түләүне озайту өчен, үзебезгә килергә кирәк түгел, дип ишеттем. Шулаймы бу? - дип сорый Әгерҗедән Е.Байкузина.
Укучының соравына Республика матди ярдәм үзәгенең Әгерҗе бүлеге мөдире Эльвира ЗАЙНУТДИНОВА җавап бирә:
Әйе, бу шулай. Социаль ярдәм чараларының коронавир инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, аларны түләү чоры 2020 елның 30 сентябренә кадәр бара, аларны алуга гариза кабат бирелмичә, 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылачак.
Монда түбәндәгеләр керә:
- юлга айлык акчалата түләү;
- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;
- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;
- балалар бакчаларында баланы карап торган һәм караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация;
- даими чит тәрбиягә мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга ай саен өстәмә акчалата түләү;
- компенсация расхо