- 26 майга Әгерҗе районында Covid-19 авыруының яңа очраклары юк, - дип хәбәр итә район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
- Бүгенгә балалар бакчаларына 1118 бала керде. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү буенча сәүдә объектлары тикшерелә.
Әгерҗе үзәк район хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә Роспотребнадзор карары буенча 36 кеше күзәтү астында кала, шуларның 8 е - балалар. 25 - башка субъектлардан килүчеләр.
- Тәүлек эчендә 10 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Җинаятьләр теркәлмәгән. ЮХИДИ линиясе буенча 14 беркетмә төзелгән, шул исәптән 1 балигъ булмаган балага мотоциклда таныклыксыз, ООП линиясе буенча 4, 20.6.1 ст. буенча 8 беркетмә төзелгән, шуларның 1се юридик затка карата, - дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев.
Башка субъектлардан, яшәү урыннары буенча контактлы затлардан килгән затларны тикшерү эше дәвам итә. Терси авылында эшкәртү эшләре башкарылган