Район башлыгы Валерий МАКАРОВАның ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бәйрәм белән!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВАның ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате


1920 елның 27 маенда Совнарком рәисе В.И.Ленин кул куйган «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декрет кабул ителгәннән соң, Татарстан катлаулы һәм шул ук вакытта данлы гасыр юлы узды. Ачлы, җимерелгән, республиканың авыр хәлендә урнашкан бу төбәк халык хуҗалыгының алга киткән тармагы белән чәчәк атучы төбәккә әверелде. Күп милләтле халык дус һәм тату яши. Үз казанышлары белән республика бөтен дөньяда киң танылды.

Татарстанның бер өлеше булган Әгерҗе районы да, төрле дәверләрнең авырлыкларына бирешмичә, нәтиҗәле үсешкә омтыла.

Безнең район бөтен Россия буенча данлыклы: Әгерҗе - зур тимер юл төене. Агымдагы елның 1 июлендә безнең станция аша Мәскәүдән Екатеринбургка беренче поезд узганга йөз ел булачак. Нәкъ йөз ел элек Әгерҗе шәһәрендә революцион комитет (ревком) төзелә. Шулкадәр вакыт үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International