Бу юлы "Тоннель" профилактик чарасы кысаларында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү ике көн узачак. Иртәгә, 28 майда, яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләренә, балаларны тотып тору җайланмаларын, балалар утыргычларын һәм куркынычсызлык каешларын куллануга аерым игътибар биреләчәк. Бу Татарстанда 20 майдан 4 июньгә кадәр «Игътибар - балалар» дигән традицион операция баруы белән дә бәйле. Җомга көнне, 29 майда, ЮХИДИ инспекторлары каршы хәрәкәт полосасына кагыйдәләр буенча чыкмаган хокук бозучыларны ачыклаячак. - Без кичкетан борылышында булган авария белән бәйле рәвештә бу юнәлештә эшләргә булдык, - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег Капилов.